ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Республика кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча Россиядә икенче урынны тота. Ә бер эшмәкәргә ярдәм күләме исә исемлектә беренче урынны алып торган Мәскәү шәһәре белән чагыштырганда 3 тапкырга (!) артыграк чыга. Мәсәлән, узган ел Мәскәү кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен 4,6 миллиард сум акча бүлеп биргән булса, Татарстанда бу күрсәткеч 2,1 миллиардны тәшкил итә. Аның каравы, Мәскәүнең бер эшмәкәренә бу акчаларның 19 мең сумы гына туры килсә, Татарстан бизнесмены исә 45 мең сумга дәгъва итә ала. Финанс ярдәме башка төбәкләр белән чагыштырганда шактый күбрәк булуга да карамастан, Татарстанга кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең яңа юлларын эзләү кирәк.
Татарстан Республикасы төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округында - лидер. 2014 нче елның 1 кварталында инвестицияләрнең күләме 73,6 млрд.сум булган. Икенче урында - Түбән Новгород өлкәсе (47 млрд. сум), өченчедә - Самара өлкәсе (42,4 млрд.сум).
2014 нче елның 1 кварталына мәгълүматны Росстат китерә. Инвестицияләрнең төп өлеше – предприятиеләрнең үз акчалары. Татарстанның бу күрсәткече 60,2 процент булган, Түбән Нвогород өлкәсе өчен - 62,6 процент, Самара өлкәсе өчен - 62 процент. Калган кертемнәр – җәлеп ителгән акчалар, шул исәптән – коммерцияле банк кредитлары.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге экспорт белән шөгыльләнүче оешмалар өчен уздырылган күргәзмә 20нче майда ачылды.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасыннан түбәндәге оешмалар катнаша:
- «Ледел» ҖЧҖ
- «Биокаитра» ҖЧҖ
- «Автоагрегатцентр» ЯАҖ Кама заводы
- «ЧМЗ-Каттер» ҖЧҖ
- «Магнолия» ҖЧҖ
- «Универсал Кардан Деталь»
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге экспорт белән шөгыльләнүче оешмаларны инглиз телен өйрәтте.
Белем бирү апрель –май айларында узды.
Уку тәмамлангач, барлык укучыларга да сертификатлар тапшырылды.

21
май, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәренә килде. Эш сәфәренең төп максаты – XVIII Петербург халыкара икътисадый форумда катнашу. Искәртик, Петербург халыкара икътисадый форумы 2014 елның 22 май көнне ачыла һәм 24 майга кадәр дәвам итә. Форум эшендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашачак.
Әлеге форумның темасы – “Үзгәртеп корулар чорында ышанычны ныгыту”. Тизләтелгән геосәяси, технологик һәм структур үзгәрешләр шартларында мондый тема очраклы түгел. Форум программасы төп биш теоретик юнәлеш буенча төзелгән: "Глобаль бизнес лидерлары саммиты", "үсешне стимуллаштыру өчен куркынычлыклар белән идарә итү", "Россиянең конкурентлы потенциалын үстерү", "Яңа технологияләр белән идарә итү һәм үзгәрешләргә ияләшү", "Лидерлар белән очрашулар циклы: киләчәкне билгеләүче әңгәмәләр".
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 ел, 17 май, 328 нче карары белән 2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасының инновация меморандумы расланды.
Татарстан Республикасында инновация эшчәнлегендә катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында, Татарстан Респуб-ликасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:

1. 2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасының инновация меморандумын (карарга теркәлә) расларга.
2. Инновация эшчәнлеге субъектларына ел саен, хисап елыннан соң килүче елның 1 маена кадәр, Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитетына 2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасының инновация меморандумында күрсәтелгән күрсәткечләр буенча мәгълүмат кертүне тәкъдим итәргә.
3. Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитетына инновация эшчәнлеге субъектларының үзләренә беркетелгән максатчан ориентирларны үтәвенә мониторинг гамәлгә ашырырга, җыелма йомгакларны Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгына җибәрергә.
2014 нче елның 20 нче маенда Казанда “WorldSkills Russia” эшче һөнәрләрнең II Илкүләм чемпионаты ябылу тантанасы булды. Чемпионат нәтиҗәсе буенча, Татарстан җыелма командасы 1 нче урын яулады. 2 нче урында – Мәскәү командасы, 3 нчедә - Свердловск өлкәсе.

Исегезгә төшерик: 16 нчы майда старт алган “WorldSkills Russia” чемпионатында Россиянең 39 төбәгеннән һәм Финляндия белән Көньяк Осетиядән якынча 450 яшь белгеч катнашты. Аларның осталыкларын 487 эксперт бәяләде. 15 мең кв.м артык мәйданчыкта конкурсантлар 35 компетенциядә ярышты. Моннан тыш, ТР һәм “WorldSkills Russia” тамашчыларга һәм экспертларга 4 презентацион компетенция: нефть бораулау, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе, эшмәкәр һәм пешекче – тәкъдим итте. Чемпионатта 50 меңнән артык кеше булды. Көн саен Интернетта ярышларның барышын Россиянең 56 төбәгеннән якынча 6,5 мең кеше күзәтте.

2014 нче елның 15 нче маенда ТР Икътисад министрлыгында Татарстанның икътисад министры каршында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды. Ул http://yatv.ru/mert сайтында онлайн режимда трансляцияләнде.
Утырыш кысаларында министрлыкның кадрлар бүлеге башлыгы Венера Садыйкова 2014 нче елның беренче кварталында ТР Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында мәгълүмат җиткерде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Россия Саклык банкы” ААҖ нең өлкән вице-президенты, идарә әгъзасы Денис Бугров белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда “Россия Саклык банкы” ААҖ нең кече бизнес буенча вице-президенты Андрей Шаров һәм Россия Саклык банкының “Татарстан банкы” бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев катнашты.

Ике яктан да катнашучылар киләчәктә хезмәттәшлек перспективалары, аерым алганда, "Саклык банкы" территориясендә күп функцияле үзәкләр ачу мәсьәләләре, шулай ук ТР да кече бизнеска ярдәм итү программасы турында фикер алыштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга визиты кысаларында көнкүреш техникасы җитештерә торган иң эре компанияләрдән саналган Haier компаниясе заводында һәм штаб-квартирасында булды. Заводта шулай ук Татарстан делегациясенең башка әгъзалары: Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Мастер» КИП гендиректоры Максим Стеблов та булды. Исегезгә төшерәбез, Haier компаниясе Чаллыда «Мастер» КИП мәйданчыгында суыткычлар җитештерергә планлаштыра.
Haier заводында Рөстәм Миңнеханов автокомпонентлар детальләрен штамповкалау өчен пресс-формалар, көнкүреш техникасы өлешләрен һәм самолетлар детальләрен чыгару линиясен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International