Efes Rus («Эфес Рус») компаниясе генераль директоры Робин Гучи белән очрашу

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Efes Rus («Эфес Рус») компаниясе генераль директоры Робин Гучи белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды,Татарстан ягыннан анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар катнашты.

Яклар компаниянең киләчәк үсеше мәсьәләләре, кайбер проектлар буенча планнар турында фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, элек Efes җитәкчелегендәге үзгәрешләр турында хәбәр иткән иде: Efes Rus генераль директоры итеп Робин Гучи билгеләнеп куелды. Ул вазыйфасына 2014 елның 1 маенда кереште, бу – аның Казанга беренче визиты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International