2014 нче елның 8 нче июленнән алып 10нчы июленә кадәр халык социаль проектлары конкурсы үтәчәк

2014 елның 6 июле, якшәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы муниципаль районнарының (шәһәр округларының) халык социаль проектлары конкурсын үткәрү турында" 2014 ел, 16 июнь, 416 нчы карары буенча өч районара сайлап алу мәйданчыгында үткәрелә, шул исәптән:
2014 елның 8 июлендә Казан шәһәрендә – Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Яңа Савин, Вахитов, Идел буе, Киров,  Мәскәү һәм Совет районнары, Апас, Әтнә, Арча, Буа, Биектау, Югары Ослан, Чүпрәле,  Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч, Спас, Тәтеш муниципаль районнары;
2014 елның 9 июлендә Алабуга шәһәрендә  – Яр Чаллы шәһәренең Автозавод, Комсомол һәм Үзәк районнары, Актаныш,  Әгерҗе, Балтач, Алабуга, Зәй, Кукмара, Түбән Кама, Менделеевск,  Минзәлә,  Мамадыш, Тукай, Балык Бистәсе, Теләче, Саба муниципаль районнары;
2014 елның 10 июлендә Әлмәт шәһәрендә – Әлмәт, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Чистай, Ютазы муниципаль районнары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International