ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингы төзелгән

2014 елның 1 августы, җомга
ТР Икътисад министрлыгы 2014 елның гыйнвар- июнь айларына муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингын игълан итте.
Аннан күренгәнчә, гомуми рейтингта беренчелек Казан шәһәрендә. Әлмәт муниципаль районы – икенче, Лаеш районы өченче урында.
1 нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,78%. процент тәшкил итә. 16 муниципаль берәмлектә ул республика буенча уртача күрсәткечтән түбән.
Агымдагы елның Татарстанда кулланылышка тапшырылган торак мәйданы җан башына 0,3 кв метр тәшкил иткән. Җан башына туры килгән иң зур торак мәйданы бу чорда Лаеш, Тукай һәм Питрәч районнарында теркәлгән.
Рейтинг белән тулырак ТР Икътисад министрлыгы порталының “Территориаль үсеш” бүлегендә танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International