Татарстан Республикасының икътисад Министрлыгы баланс комиссиясенең утырышында катнашты

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов кушуы буенча, министрлыкларның тармаклары квартал саен ведомстволарга буйсынган хуҗалыкларның эшенә анализ ясау буенча баланс комиссияләрен үткәрәләр.
Татарстан Республикасының юл хуҗалыгы һәм транспорт Министрлыгында 2014 нче елның 1 августында юл төзелешендәге финанс хуҗалыгының агымдагы ярты еллык эшләре нәтиҗәсенә анализ ясау өчен баланс комиссиясенең утырышы булып үтте.
Утырыш барышында предприятиенең финанс нәтиҗәләре түбәнәю сәбәпләре турында фикер алышынды. Бу юл төзелеше эшләренең үзенчәлегенә һәм 2013 нче елга караганда заказларның кимүе белән бәйле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International