Бүген кич белән Казанга КХР партия ҮК политбюросы әгъзасы, ККП ҮКның сәяси-юридик комиссиясе секретаре Мэн Цзянчжу эшлекле очрашуга килде.
Казанның халыкара аэропортында Мэн Цзянчжуны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Искә төшерәбез, Мэн Цзянчжу һәм КХРның башка вәкилләре Татарстанга куркынычсызлык мәсьәләләрен алып баручы дәрәҗәле вәкилләрнең V халыкара очрашуында катнашу өчен килде (бу чара Казанда 2014 елның 19 июнендә “Корстон”да узачак).
Бүген Казан Кремлендә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белән CNCEC (Кытай милли химик-инжиниринг компаниясе) компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандумга имза салынды. Документка «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм CС7 компаниясе идарәсе рәисе Су Фуцян имза салды.
Имза салу тантанасында КХРның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ли Хуэй һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чара Ли Хуэй һәм Рөстәм Миңнеханов очрашуы кысаларында уздырылды.