ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 нче елның 13 нче августында Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ООО «КоттонВэй» һәм Технополис «Химград» җитәкчеләре белән сөйләшү үткәрде. Сөйләшүләр барышында Казан шәһәрендә текстильне арендага алу өчен производство-логистик комплекс оештыру турындагы сораулар буенча фикер алышынды.
CottonWay (КоттонВэй) компаниясе проектның инвесторы һәм текстиль әйберләрен ( химчистка, дезинфекции, юу) профессиональ рәвештә зшкәртү буенча Россия базарының лидеры булып санала. ООО «КоттонВэй»ның 12 призводство һәм 30 складлар комплекслары барлык илгә таралган. Бу компания күбрәк Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород Новосибирск, Омск һәм Сочи кебек миллионник шәһәрләрдә күрсәтелгән. Штаттагы хезмәткәрләр саны 2000 кешедән артык санала.
2014 нче елның 13 нче августында Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад Министры урынбасары Марат Шәрифуллин һәм ЗАО «Сбербанк Лизинг» вәкилләре белән очрашу үткәрде.
Очрашу кыссасында ЗАО «Сбербанк Лизинг» яңадан әзерләнгән программа буенча сораулар каралды һәм күрсәтелгән программаның төп этаплары презентацияләнде. Шулай ук, Республика җирлегендә төзелеш программаларын тормышка ашыру өчен концессион килешүләр булдыру сораулары да каралды.

13
август, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы предприятиеләрдән һәм җирле инновацияле производство кластерасы оешмаларыннан иң приоритетлы проектларны һәм чараларны бәйгегә сайлап алу буенча гаризалар җыя башлавы турында игълан итте. Бәйге 2014 нче елда үтәчәк чараларда Кама җирле инновацияле производство кластерын 2013-2016 нчы елларда куәтләү Программасына карый. Гаризалар 2014 нче елның 19 августыннан 25 нче августына кадәр Министрлыкта эш көннәрендә сәгать 9.00 - 17.00 кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре Мәскәү урамы, 55, 413 нче кабинет.
2014 нче елның 11 нче августында Нижнекамск шәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад Министры урынбасары Марат Шәрифуллин тарафыннан 2014 нче елда Кама җирле инновацияле производство кластерасы буенча федераль бюджеттан субсидияләр алу өчен Татрстан Республикасының гаризасын формалаштыру буенча сөләшү әүткәрелде.
Сөйләшү барышында Россия Федерациясе Хәкимияте 06.03.2013 № 188 җирле инновацияле производство кластерасы дәүләт ярдәменең артуы турында Россия Федерациясе субъектларына федераль бюджетыннан субсидияләр бирү өчен карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм үзәге Кырым Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары өчен икенче тапкыр онлайн-семинар үткәрәчәк. Кырымлылар өчен мөһим булган бу эштә “Юридик хезмәтләр базарында катнашучылар”/“Участники рынка юридических услуг” коммерциячел булмаган партнерлыгы, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Кырымның Бакчасарай районы хакимияте тырышлыгы да кергән.
Онлайн-семинар 26 августта ТР Икътисад министрлыгында була. Аерым алганда, оешмалар һәм аерым эшкуарлар өчен салым салу системасының иң кулаен сайлау, шулай ук Россия Федерациясе оешмаларын һәм аерым эшкуарларын теркәү процедурасы үзенчәлекләре кебек актуаль мәсьәләләр турында сүз барачак. Анда катнашучыларның үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алу мөмкинлеге дә була, дип “Татар-информ” агентлыгына хәбәр итте Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм үзәге директоры урынбасары Лариса Парфенова.
2014 нче елның 7-8 августында ОАО “Казан вертолет заводы” мәйданчыгында “УК ОАО “Россия вертолетлары” предприятиесендә интеллектуаль эшләр системасы идарәлеге эше нәтиҗәләре һәм актуаль соаулары буенча ОАО “Казан вертолет заводы”нда конференция булып үтте. Конференциянең эшендә Россия Федерациясенең саклау Министрлыгы, федераль хезмәт интеллектуаль милек хезмәтлеге, “Россия вертолетлары” һәм «Ростехнология» корпорациясе белгечләре катнашты.
“Россия Федерациясенең интеллектуаль милкен базарда үстерү: фәнне интеграцияләү, мәгариф һәм производствоны үстерү ” темалы доклад белән Татарстан Республикасының иктисад Министрлыгы ведомствосына буйсыну ГУП РТ «Татарстан ЦНТИ» буенча Радий Салимов чыгыш ясады.
2014 нче елның 12 августында Татарстан Республикасының эшкуарларыкның үсеше Үзәге иҗтимагый советының эш төркеме Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгында экологик чиста) авыл хуҗалыгы продукциясен чыгару утырышында катнашты.
Оештыру сорауларын тикшерү нәтиҗәләре нигезендә авыл хуҗалыгы продукциясен чыгару өчен производство тармаклары Комитетлары оештырылды, шулай ук комитетларга җитәкчеләр сайланды, комитетлар алдында максатлар куелды
2014 нче елның 11 августында Нижнекамск шәһәренең халык иҗаты Йортында “Кама экономик зонаның үсеше”турында проектлау мәйданчыгының утырышы булып үтте. 2030нчы елга кадәр Татарстан Республикасы Стратегичсен эшкәртүнең икенче этабында “Кама экономик зонаның үсеше”турында проектлау мәйданчыгының бу беренче утырышы.Чарада проект экспертлары «Татарстан – 2030», региональ һәм муниципаль власте, бизнес, профилле иҗтимагый һәм фәнни оешма һәм шулай ук Татарстан Республикасының Кама инновацияле җирле производство кластеры вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында катнашучылар “КамЭЗ инновация үсеше” секциясендә Кама экономик зона офыгында 2030 нчы елга кадәр булучы берничә юнәлешендә тәгъбирләү таптылар һәм шулай ук инновация үсешендәге киртәләрне булдырмау механизмнарын билгеләделәр. Утырышта катнашучылар Стратегия проекты эшендә әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алу турында фикер йөрттеләр.

12
август, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Лицензияләштерү» бүлегендә Дистанцион укуларның унынчы дересе урнаштырылган.
Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы “Кырымда Бизнес –атналар” нигезендә ике форум үтәчәге турында мәгълъмат бирә.
- 2014 нче елның 29-30 сентяберендә http://stroy.investcrimea.org/ ” Кырым федераль округында I Халыкара инвестиция төзелеше” форумы;
- 2014 нче елның 2-3 октяберендә “Кырым федераль округында I Халыкара азык-төлек” форумы;
Үткәрү урыны: Севастополь шәһәре, «Аквамарин». комплексының конференц-залы. Тулы мәгълүмат белән www.stroy.investcrimea.org и www.prod.investcrimea.org. официаль сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International