Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Казан шәһәрендә текстильне арендага алу өчен производство-логистик комплекс оештыру турында әңгәмә үткәрде
2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
2014 нче елның 13 нче августында Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ООО «КоттонВэй» һәм Технополис «Химград» җитәкчеләре белән сөйләшү үткәрде. Сөйләшүләр барышында Казан шәһәрендә текстильне арендага алу өчен производство-логистик комплекс оештыру турындагы сораулар буенча фикер алышынды.
CottonWay (КоттонВэй) компаниясе проектның инвесторы һәм текстиль әйберләрен ( химчистка, дезинфекции, юу) профессиональ рәвештә зшкәртү буенча Россия базарының лидеры булып санала. ООО «КоттонВэй»ның 12 призводство һәм 30 складлар комплекслары барлык илгә таралган. Бу компания күбрәк Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород Новосибирск, Омск һәм Сочи кебек миллионник шәһәрләрдә күрсәтелгән. Штаттагы хезмәткәрләр саны 2000 кешедән артык санала.
ООО «КоотонВэй» шундый ук пректны Казан шәәһрендә булдырырга планнаштыра. Бүгенге көндә Технополис «Химград».җирендә кер юу комплексын булдыру турында килешүләр булды. Производство өлешен эшләтә башлау агымдагы елның декабрь аена планнаштырылган.