Кырым Республикасы эшкуарлары өчен икенче онлайн-семинар уздырыла

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм үзәге Кырым Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары өчен икенче тапкыр онлайн-семинар үткәрәчәк. Кырымлылар өчен мөһим булган бу эштә “Юридик хезмәтләр базарында катнашучылар”/“Участники рынка юридических услуг” коммерциячел булмаган партнерлыгы, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Кырымның Бакчасарай районы хакимияте тырышлыгы да кергән.
Онлайн-семинар 26 августта ТР Икътисад министрлыгында була. Аерым алганда, оешмалар һәм аерым эшкуарлар өчен салым салу системасының иң кулаен сайлау, шулай ук Россия Федерациясе оешмаларын һәм аерым эшкуарларын теркәү процедурасы үзенчәлекләре кебек актуаль мәсьәләләр турында сүз барачак. Анда катнашучыларның үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алу мөмкинлеге дә була, дип “Татар-информ” агентлыгына хәбәр итте Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм үзәге директоры урынбасары Лариса Парфенова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International