2014 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Алабуга муниципаль районында Белем көненә багышланган бәйрәм тантаналарында катнашты.
Мидхәт Шаһиәхмәтов укучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. «Белем көне – безнең балаларыбыз, бигрәк тә беренче сыйныф укучылары тормышында, һәр ата-ана тормышында, шулай ук студентлар өчен мөһим вакыйга.
Бүген белем алуга җитди таләпләр куела, без бүген көндәшлеккә сәләтле булырга тиешбыз. Балалар, тормышта кирәкле булу өчен, тырышып укырга кирәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры.