Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Чистай» Индустриаль паркы территориясендә инфузион эретмәләр җитештерү проектын гамәлгә ашыру буенча фикер алышулар үтте

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
2014 елның 28 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында министр урынбасары Марат Шәрифуллинның «Чистай» Индустриаль паркының беренче резиденты - «Дельрус Чистай» ҖЧҖ вәкилләре белән очрашуы оештырылды. Киңәшмә барышында «Дельрус Чистай» Җитештерү берләшмәсе заводында инфузион эретмә җитештерүне оештыру, шул исәптән әлеге проектның Тышкы икътисадый банк катнашында финанслануы механизмы мәсьәләләре дә каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International