Татарстан Республикасы оешмаларында Томск өлкәсе эшкуарлары стажировка үтте

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
2014 елның 24-29 август көннәрендә Татарстан Республикасы оешмаларында Томск өлкәсеннән килгән 7 эшкуар стажировка үтте. Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында узган әлеге укуларны оештыруны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе үз өстенә алды.
2014 елның 29 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында стажерларның хисабы тыңланды. Томск өлкәсе эшкуарлары программаның эчтәлекле һәм файдалы булуын билгеләп үттеләр. Эшлекле элемтәләр урнаштырылган, хезмәттәшлек турында килешүләргә ирешелгән. Стажерларның күпчелеге Татарстан Республикасына булачак сәфәрләре планнары белән уртаклашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International