Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 22 апрелендәге 749-р номерлы боерыгы белән КУЭ Корпорациясе кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү максатларында хезмәт күрсәтүләр башкарылганда дәүләт хакимияте органнарыннан соратып алырга хокуклы мәгълүмат (шул исәптән электрон формада) исемлеге расланды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында агымдагы елның 23-27 мае көннәрендә Краногорск шәһәрендә үткәреләчәк «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалына командаларны әзерләү дәвам итә.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгының «Гариза бирүчеләргә кадастр исәбенә кую һәм (яисә) хокукларга дәүләт теркәвен үткәрү буенча дәүләт хезмәтен күрсәтү барышы турында хәбәр тапшыру тәртибен һәм ысулларын раслау турында» 2016 елның 16 мартындагы 137нче боерыгы Россия Юстиция министрлыгында 2016 елның 25 апрелендә теркәлде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2016 елның 30 апрелендә «Икътисад мәктәбе» республика проектында катнашучылар өчен белем бирү чарасы оештырылды Геосәясәт буенча лекцияне Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Үзәк Азияне, тарихны һәм Шәрыкны өйрәнү үзәге җитәкчесе Альберт Белоглазов үткәрде.
2016 елның гыйнвар-март айлары өчен рейтингта иң зур уңай үзгәрешләргә Теләче (+8 позиция) һәм Ютазы (+4 позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле: теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе, салым һәм салым булмаган керемнәрнең үсеш темплары артуы һ.б.
2016 елның 29 апрелендә видеоконференция форматында Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршында Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышы узды.
Татарстан Республикасы эшкуарларын Свердловск өлкәсе территориясендә 2016 елда үткәрелә торган күргәзмә-ярминкә һәм конгресс чараларында катнашырга чакырабыз.
Калининград өлкәсе Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды 2016 елның 30 маеннан 3 июненә кадәр Россия эшкуарлыгы көннәрен бәйрәм итү уңаеннан кайбер чаралар үткәрүне планлаштыра һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларын шул вакытка Калининград шәһәренә төбәкара бизнес-миссиядә катнашырга чакыра.
Икътисад, идарә һәм хокук институты КБО Университеты Татарстан Республикасында инвалидларга һәм балалар алып тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм оештыру белән шөгыльләнүче социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләрен «Инвалидларны социаль яктан җайлаштыру, социаль ятимлекне профилактикалау, балалар алып тәрбияләүче гаиләләр өлкәсендә эшчәнлек алып баручы СЮ КБО ярдәм инфраструктурасы (мәгълүмати, консультатив һәм методик) программасы» проектын гамәлгә ашыру планы турында хәбәр итә.
2016 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган конкрет заказчылар исемлегенә кергән Татарстан Республикасы җайланулы заказчыларының сатып алулар планы проектларына туры килүгә бәя бирүне оештыру сорауларына багышланган киңәшмә узды.