«Кластерларны үстерү өчен хезмәттәшлек» III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшенең икенче көнендә кластерларны һәм моношәһәрләрне үстерүгә багышланган кайбер түгәрәк өстәлләр һәм утырышлар үткәрелде. Аерым алганда, бу - «Кластерларны һәм моношәһәрләрне үстерүдә акыллы махсуслашуның роле», «Кластерлар һәм моношәһәрләр эшчәнлегендә Кластерлы үсеш үзәкләренең роле. Яңа трендлар һәм яңа хезмәт күрсәтүләр», «Кластерлар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген үстерү», «Яңа инжиниринг үзәкләрен һәм прототиплаштыру үзәкләрен төзү һәм гамәлдәгеләренең нәтиҗәлелеген арттыру» һәм башкалар.