2016 елның 23 маенда Яр Чаллы шәһәрендә «Кластерларны үстерү өчен хезмәттәшлек» III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Кластер сәясәте – моношәһәрләрне үстерү драйверы» пленар сессиясе оештырылды. Сессиядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чараның модераторы сыйфатында Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Иван Бортник чыгыш ясады.
Сессия кысаларында территорияләрне кластерлаштыру сәясәтенә, икътисадны үстерүдә кластерлы якын килүнең заманча модельләрен куллануга һәм әлеге юнәлештә халыкара тәҗрибәне өйрәнүгә бәйле сораулар тикшерелде.