ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның июнендә Мәскәү шәһәрендә  VII Евразия маркетологлар форумы (2016 ел, 7-10 июнь көннәре, Плеханов ис. РИУ); III  «Социаль маркетинг һәм коммуникацияләр» конференциясе (2016 ел, 21-22 июнь көннәре, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы) узачак.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 6 июнендә түбәндәге адрес буенча урнашкан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бинасына күченгән Татарстан Республикасы Гарантия фондына килде: Казан ш., Мәскәү ур., 55. Исегезгә төшерик: әлеге адрес буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкны үстерүнең бердәм дәүләт үзәге дә ачылды.

 


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 30 маеннан 3 июненә кадәр Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын тормышка ашыру кысаларында Томск өлкәсе эшкуарларының Татарстан Республикасына сәфәре оештырылды. 


3
июнь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре 2016 елның 2 июнендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО (алга таба – Агентлык) тарафыннан оештырылган «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен өстәмә белем» темасына видеоконференциядә катнаштылар.

 

2016 елның 2 июнендә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин тарафыннан «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенең 346.32 маддәсенә һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешенә һәм икенче өлешенә һәм «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында» Федераль законның 26 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 5нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон имзаланды. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2016 елның 2 июнендә Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге стратегик планлаштыру сораулары буенча эшче төркеменең чираттагы утырышы узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов үткәрде. 

Премьер-министр Дмитрий Медведев территориаль планлаштыру комиссиясенең РФндә Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясенә үзгәртеп корылуы турында карарны имзалады.

 

Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев тарафыннан  Икътисадый үсеш министрлыгы каршында Корпоратив идарә буенча экспертлар советын төзү турында боерык имзаланды.

 

РФ Президенты Владимир Путин «РТИФ Идарә компаниясе» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен бердәнбер акционеры булып Россия Федерациясе саналган гавами булмаган акционерлык җәмгыятенә үзгәртеп кору турындагы Федераль законга кул куйды.

 

Закон проекты 2008 елның 22 июлендәге 123-ФЗ номерлы «Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында техник регламент» Федераль законының аерым нигезләмәләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән, һәм ул шулай ук янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә иҗтимагый мөнәсәбәтләрне хокукый яктан көйләүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм эшкуарлык субъектларына төшкән артык йөкләнешләрне юкка чыгаруга ярдәм итәргә тиеш.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International