«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Германия Федератив Республикасы белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне җайга салу максатларында 2016 елның 6 декабрендә ТР кече һәм урта бизнесы вәкилләренең ГФР бизнес-делегациясе белән очрашуын оештыра.
Очрашу 2016 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында (Мәскәү ур., 55, каб. 429) уздырыла. Очрашу 10.30да башлана.
Очрашуда катнашырга теләгән Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренең 2016 елның 5 декабренә кадәр Үзәк адресына түбәндәге мәгълүматны юллауларын сорыйбыз: катнашырга теләүченең исем-фамилиясе, атасының исеме, компания исеме, элемтә өчен мәгълүмат. Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенең электрон адресы: tatexport@yandex.ru. Элемтә өчен Үзәкнең телефон номеры: +7 (843) 524-76-70