АСИҮТ резидентлары өчен табышка салымның түбәнәйтелгән ставкасы каралган: федераль бюджетка күчерү өлешендә эшчәнлектән беренче табыш алу мизгеленнән башлап, беренче 5 салым чоры дәвамында - 0%; Россия субъектлары бюджетына күчерү өлешендә эшчәнлектән беренче табыш алу мизгеленнән башлап, беренче 5 салым чоры дәвамында ставка 5%ны тәшкил итә һәм алга таба 5 салым чоры дәвамында ул 10% булырга тиеш.
«Полихим Системс» ҖЧҖ Европада полиуретан системаларын җитештерү буенча лидерлардан саналган JMBG FDIRU GmbH & CO KG (Германия) компаниясенең бүлендек предприятиесе булып тора. Яр Чаллы шәһәрендәге бүлендек предприятие – компаниянең Россиядәге бердәнбер предприятиесе.
Проектның көтелгән аклану чоры – 4 ел.