Татарстан Республикасы эшкуарлары «Экспортерлар өчен нәтиҗәле маркетинг» дип аталган бушлай белем бирү курсларына чакырылалар

2016 елның 23 декабре, җомга

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге кече һәм урта бизнесның экспорт юнәлешле субъектлары вәкилләрен Россия Экспорт үзәгенең Белем бирү проекты кысаларында оештырыла торган «Экспортерлар өчен нәтиҗәле маркетинг» дип аталган бушлай белем бирү курсларына чакыра. Курс 2016 елның 26-27 декабре көннәрендә Казан шәһәрендәге IT Park территориясендә үтәчәк.

Әлеге чарада катнашу өчен, Россия Экспорт үзәгенең Белем бирү проекты сайтында теркәлү формасын тутырырга кирәк: https://exportedu.ru/events

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International