Татарстан Республикасы 2017 елда «Форсайт-навигация»не үткәрү хокукына оештырылган конкурста җиңде

2016 елның 23 декабре, җомга

2016 елның 15 декабрендә Санкт-Петербург шәһәрендә,  «Точка Кипения» мәйданчыгында, Россия Федерациясе төбәкләренең «Форсайт-навигация 2017»не үткәрү хокукына оештырылган конкурста үз проектларын яклау буенча сессия узды.

«Форсайт-навигация» ярдәмендә хакимият органнары, бизнес, мәгариф һәм фән учреждениеләре вәкилләреннән торган төбәк командалары «талантларны җәлеп итү модельләре», яңа социаль институтлар һәм әлеге институтларны берләштерүче оештыру формалары эзләү һәм булдыру буенча тиз экспериментлар уздыра алачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International