2016 елның 20 декабрендә Стэнфорд Бизнес югары мәктәбенең (Стэнфорд, Калифорния, АКШ) финанслар һәм венчур капиталы профессоры Илья Стребулаев Казанга киләчәк. Профессорның Казанга сәфәренең максаты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, һәм шулай ук республиканың эшлекле һәм фәнни даирәләре өчен кайбер белем бирү чараларын уздыру.
Яр Чаллы ИТ-паркында 2016 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластерлы үсеше үзәге» АКБО инициативасы белән, «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы» ДАУ, «Яр Чаллы шәһәре һәм «Кама аръягы» төбәгенең сәүдә-сәнәгать палатасы» Дәүләтнеке булмаган коммерциячел булмаган оешмасы ярдәмендә беренче республика ИТ-кластерлы форумы уздырылды.
Ел саен декабрь вакыйгасы буларак традициягә кереп киткән Яңа ел хәйрия ярминкәсен оештыручылар арасында «Яшьләр хәрәкәте» Иҗтимагый оешмасының Казан үзәге, «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды һәм «Корстон» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы бар. Әлеге зур чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә оештырыла.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Конгресс-залында 2016 елның 15 декабрендә ел саен үткәрелә торган «Ел экспортёры» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы оештырылды. Нәтиҗәләр экспорт эшчәнлеге өлкәсендә 2016 ел йомгаклары буенча ясалды.
2016 елның 15 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үз эшеңне ачу һәм алып бару буенча бушлай «Бизнес Десант» белем бирү семинары оештырды. Чарада 300дән артык эшкуар катнашты. Чара быел ноябрь-декабрь айларында Татарстанның һәр муниципаль районында уздырылган һәм 2000нән артык кешене җыйган семинарлар сериясенә йомгак ясау буларак үтте.
Бүген Санкт-Петербург шәһәрендә, «Точка Кипения» мәйданчыгында, Россия Федерациясе төбәкләренең «Форсайт-навигация 2017»не үткәрү хокукына оештырылган конкурста үз проектларын яклау буенча сессия уза.
Бүген Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты һәм Төркия-Татарстан эшлекле форумында катнашты.
Бүген иртән иртүк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкара шәһренең «Эсенбога» халыкара аэропортына килде.
Татарстан Республикасы Президентының Төркия Республикасына эш сәфәре программасында «Хәят» холдингы, «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы, «ERG Insaat» төзелеш компаниясе һәм «Төркия һава юллары» авиакомпаниясе вәкилләре белән очрашу.
Төркия Республикасы эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарада Мостафа Кемаль Ататөрк мавзолеендә булды һәм хәзерге Төркия Республикасына нигез салучыга чәчәк бәйләме салды.
Бүген Казан шәһәре Думасының XII сессиясе булды. Бу чара Казан Ратушасында узды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.