Россельхозбанкның Татарстан филиалы «Татфондбанк» ПАО вкладчыларына барлык страховой түләүләре күләменең 50,2 процентын түләде

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

«Вкладларны страховкалау буенча Агентлык»  (алда – Агентлык) дәүләт корпорациясе Россия Банкы 2016 елның 15 декабрендә банк кредиторлары таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий керткән «Татфондбанк» ПАО вкладчылары вкладлары буенча 2016 елның 26 декабреннән  түләүләр  алып бара.

Банк вкладчыларына страховой түләүләр Агентлык исеменнән һәм банк-агент буларак «Сбербанк» ПАО, ВТБ 24 (ПАО), «Россельхозбанк» АҖ, «ФК Открытие» БАНК ПАО,  «АК БАРС» БАНК ПАО банклары аша каплана.

2017 елның 10 гыйнварына Россельхозбанк Татарстан филиалы «Татфондбанк» ПАОның  2 383 вкладчысына  978,8 млн сум түләде һәм бу Банк аша түләнергә тиешле гомуми  страховой түләүләр күләменең 50,2% ын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International