2016 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 106-ЗРТ Законы гамәлгә кертелде.
Закон республика законнары положениеләрен муниципаль норматив хокукый актлар экспертизасы уздырылырга һәм муниципаль норматив хокукый актлар проектлары йогынтысын көйләүне билгеләргә тиешле республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары исемлеген төзү критерийларын билгеләү өлешендә федераль законнарга яраштыруга юнәлтелгән. Закон белән шулай ук муниципаль норматив хокукый актлар экспертизасы уздырылырга һәм муниципаль норматив хокукый актлар проектлары йогынтысы көйләнергә тиешле 20 муниципаль районнан һәм бер шәһәр округыннан торган исемлек расланды.