Татарстан делегациясе «Гайдаровский форумы – 2017» Халыкара фәнни-практик конференциядә катнаша

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация «Гайдаровский Форумы - 2017» Халыкара фәнни-практик конференциясе кысасындагы чараларда катнаша. Республика делегациясе әгъзалары составына Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов керә.

Форум кысасында делегациянең  «Россия һәм дөнья: приоритетлар сайлау» форумы үзәк дискуссиясендә катнашу һәм шулай ук Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышының чираттагы утырышында катнашуы планлаштырылган.

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президентының берничә рәсми очрашуы һәм шулай ук Россия Федерациясенең  икътисади үсеш министры Максим Орешкин, Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясе директоры Иван Федотов һәм Нидерланд Корольлеге илчесе  Регина Вероника Мария Джонс-Бос ханым белән очрашуы планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International