«Татфондбанк» ПАО вкладчыларының страховой түләүләрен каплау

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2016 елның 15 декабрендә Россия Банкы тарафыннан «Татфондбанк» ПАО кредиторларының таләпләрен канәгатьләндерү өчен өч ай срок белән мораторий кертелде. 2016 елның 26 декабрендә банк-агентлар аша вкладчыларның страховой түләүләре каплана башлады.

2017 елның 12 гыйнварына банкның 109 меңнән артык вкладчысы,  Татарстан Республикасында яшәүчеләр, 38 млрд сумнан артык страховой акчасын алды, бу «Вкладларны иминиятләштерү агентлыгы» дәүләт корпорациясенең страховой җаваплылыгына яраша. Түләүләр страховой түләүләрнең  гомуми суммасының  82 процентын тәшкил итә.

«Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау Фонды» НО микрозаймнары

Эшмәкәрләр -  операцион эшчәнлекне туктаткан банк клиентларын яклау кысасында   «Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау Фонды» НОга   барлыгы 166,934 млн суммасында микрозайм алуга 102 гариза килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International