Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышы үтте. Утырышта 2017 елның 9 аенда бюджет башкарылуына йомгаклар ясалды, агымдагы елның ноябренә бюджет расланды.
2018 елга «Татнефть» компаниясенең Россия социаль-икътисадый үсеш фаразларының төп параметрларын исәпкә алып эшләнелгән финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразлары турында мәгълүмат тыңланылды.
Бүген Сан-Францискода Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң югары звеносы җитәкчеләре өчен «Алгарышлы лидерлык курсы» укыту программасын эшләтеп җибәрде.
Укыту программасында катнашучыларга сәламләү сүзе белән «AmBar» (American Business Association of Russian speaking professionals) ассоциациясе президенты Анна Дворникова мөрәҗәгать итте.
2017 елның 6 декабрендә Россиянең экспорт үзәге Токио шәһәрендә (Япония) "Russian Gastro Week" циклыннан чара үткәрәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хьюстонга (АКШ, Техас штаты) эш сәфәре кысаларында Univation Technologies компаниясе президенты Стивен Стенли белән очрашты.
Бу хакта бүген Санкт-Петербургтагы 16 нчы Форум кысаларында булып узган конкурсларның нәтиҗәләре раслый.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2017 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2017 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.
Абруйлы fDi intelligence халыкара журналы версиясе буенча "Алабуга" махсус икътисад зонасы өченче мәртәбә рәттән иң зур резидентлар буенча Европадагы иң яхшы МИЗ итеп танылды. Financial Times төркеменә караучы әлеге басма ел саен бөтен илдәге иң яхшы махсус зоналарның рейтингын бастырып чыгара һәм "Алабуга" МИЗ 2015, 2016 һәм 2017 елларда The best SEZ in Europe for large tenants титулына ия булды.
Икенче ел рәттән уникаль "Технологик эшкуарлык" дисциплинарара күппрофильле олимпиадасы уза. Яңа уку елында, Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясеннән (РИТА) һәм Томск дәүләт университетыннан тыш, илдә яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча стратегик партнер буларак КУЭ корпорациясе чыгыш ясады.
Хәзерге вакытта Норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында Россия Икътисадый үсеш министрлыгының "Дәүләт теркәвенә алу, кадастр һәм картография федераль хезмәте һәм аның территориаль органнары тарафыннан дәүләт җир күзәтчелеге гамәлгә ашырылганда планнан тыш тикшерүләр уздыру зарурлыгын билгеләү өчен зарури таләпләр бозылу куркынычы индикаторларын раслау турында" боерыгы проекты иҗтимагый фикер алышу процедурасын уза.
Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәсен үтәү максатында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән "Россия Федерациясендә рөхсәт бирү эшчәнлеге нигезләре турында" федераль закон проектында рөхсәт итү эшчәнлегенең хокукый нигезләрен билгеләү күздә тотыла.