Япониядә – "Russian Gastro Week"

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

2017 елның 6 декабрендә Россиянең экспорт үзәге Токио шәһәрендә (Япония) "Russian Gastro Week" циклыннан чара үткәрәчәк.
Япониядәге Россия гастрономия атнасына азык-төлек продукциясе өлкәсендә 50дән артык Россия җитештерүчесен җыю планлаштырыла.
Россия экспорт үзәге чара өчен мәйданчыкны арендага алуга һәм бизәүгә, шулай ук күргәзмә максатлары өчен кирәкле булган җиһазлар белән тәэмин итүгә бәйле чыгымнарны үз өстенә ала. Катнашуда кызыксынган эшкуарлардан 2017 елның 6 ноябренә кадәр катнашучының тутырылган анкетасын ТР Экспортка ярдәм үзәгенә  tatexport@yandex.ru электрон почтасы буенча хәбәр итүләрен сорыйбыз. (843) 524-76-70.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International