"Алабуга" өченче мәртәбә рәттән Европадагы иң яхшы МИЗ итеп танылды

2017 елның 20 октябре, җомга

Абруйлы fDi intelligence халыкара журналы версиясе буенча "Алабуга" махсус икътисад зонасы өченче мәртәбә рәттән иң зур резидентлар буенча Европадагы иң яхшы МИЗ итеп танылды. Financial Times төркеменә караучы әлеге басма ел саен бөтен илдәге иң яхшы махсус зоналарның рейтингын бастырып чыгара һәм "Алабуга" МИЗ 2015, 2016 һәм 2017 елларда The best SEZ in Europe for large tenants титулына ия булды.
Рейтингны төзүчеләр 2016 елда "Алабуга" казанышларын билгеләп үткән – Алабуга ТЭЦ, "Алабуга Сити отель" кунакханәсен сатып алу хисабына инфраструктураны киңәйтү. Шулай ук "Алабуга" МИЗ идарәче компаниясе хәзерге вакытта инвестор таләпләре нигезендә аренда буенча биналар төзү хезмәтләрен дә күрсәтә – build-to-suit.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International