Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзалары белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Искә төшерәбез, Казанда РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитетының күчмә утырышы узачак (2017 елның 2 ноябрендә). Анда өлкән буын гражданнарның мәнфәгатьләрен кайгыртучы федераль Стратегия эшләрен тормышка ашыру, шулай ук актив озак яшәү рәвеше алып бару программасын гамәлгә кертү буенча Татарстан тәҗрибәсе турында фикер алышачаклар.
Алексей Песошин очрашуда катнашучыларны сәламләп, кыскача Татарстанның төп социаль-икътисади нәтиҗәләре турында сөйләде. Аерым алганда, ул билгеләгәнчә, төбәктә ел нәтиҗәләре буенча кулланучылар бәясе индексы 103% көтелә, азык-төлеккә бәяләр үсеше акрыная.
Татарстанда 2025 елга кадәр Иделне чистарту буенча төбәкнең өстенлекле проекты чараларын гамәлгә ашыруга 15,9 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән федераль бюджеттан - 8,6 млрд, республиканыкыннан - 6,1 млрд һәм 1,2 млрд - бюджеттан тыш чыганаклардан. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абделганиев хәбәр итте.
Министр билгеләгәнчә, планлаштырылган чараларны гамәлгә ашыру шартларында һәм финанслар бүлеп бирелгәндә Идел бассейнындагы су объектларына пычрак сулар агызуның күләме 60%ка кимергә тиеш.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Рас Әл-Хәйм Әмирлеге Мәлиге Галиҗанәп Шәйх Сауд бән Сакром Әл-Касыйми белән очрашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы, республика территориясендә гамәлгә ашырылучы төп икътисадый проектлар турында сөйләде һәм Галиҗанәп Шәйх Сауд бән Сакром Әл-Касыймины Татарстанга визит белән килергә чакырды.
Рас Әл-Хәйм Әмирлеге Мәлиге үз чиратында төбәк үсешенең төп юнәлешләре, яңа перспектив проектлар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эш сәфәрендә.
Дубайда ул Emaar Properties P JSC рәисе Мөхәммәд Әл-Әббар белән очрашты.
Очрашуда әмирлекләрнең иң эре төзелеш холдингы башлыгы Татарстанга май аенда сәфәре кысаларында кунакчыл каршы алу өчен Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Мөхәммәд Әл-Әббар Россиядә һәм аерым алганда Татарстанда бүгенге көндәге инвестицион мөмкинлекләр турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан өченче ел рәттән инвестицион климат буенча илкүләм рейтнигта беренче урынны яулый. Ул шулай ук ассызыклаганча, төбәктә чит ил инвесторлары өчен бөтен шартлар тәэмин ителә. Шулай ук ТР Президенты республикада чит ил партнерлары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.
Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Россия дөньякүләм мәдәни һәм табигый мираста” дип аталган бөтенроссия киңәшмәсе узды.
Форум эшендә Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогы буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ИКОМОС Россия милли комитеты президенты Александр Кудрявцев, мәдәни мирасны саклау буенча дәүләт органнарының төбәк җитәкчеләре, Бөтендөнья мирас объектлары, ЮНЕСКО эшләре буенча милли комитетлар, Россия төбәкләре һәм БДБ илләренең эксперт берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Татарстанда шикәр чөгендере уңышын җыюның барышы һәм кырларда киләсе ел уңышы өчен башкарылган эшләр хакында бүген Татарстан Премьер-министр урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды, аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль берәмлек җитәкчеләре катнашты.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада 500 мең гектардан артык көзге культуралар чәчелгән. Барлык кырларда да җирне төп эшкәртү дәвам итә. 2 млн. гектар сөрүлек җиренең 1,8 млн. гектары эшкәртелгән, шуларның 470 мең гектары тирәнгә сөрелгән.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, шикәр чөгендере уңышын җыю республикада соңгы гектарларда бара. “Бүген иртәнгә 2 мең гектардан кимрәк калды, - диде ул. – Инде бүген республика чөгендер игү тарихында беренче тапкыр 3 миллион тонна чиген узды. Ә берничә ел элек без 2 млн. тонна уңыш җыю турында хыяллана идек”.
Бүген Чаллыда Мәскәү проспекты буенча хәрәкәтне рәсми ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Федераль юллар агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Костюк, Чаллы шәһәре мэры Наиль Мәһдиев катнашты.
Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү татарстанлыларның социаль-икътисадый хокукларын яклауга һәм җайга салуга юнәлгән адым булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган тантанада хәбәр итте. Чара Казанда Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында узды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Концерт залы холлында Татарстанның 90 нчы еллар башыннан иҗтимагый-сәяси үсешенең төп вакыйгаларын һәм үзенчәлекләрен чагылдыручы тарихи документлардан һәм фотосурәтләрдән күргәзмә оештырылган иде.
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика дәүләтчелеге каркасын формалаштырып, Татарстан Конституциясе тарихи, милли һәм рухи традицияләрне, мәдәниятләрне һәм телләрне саклап калуга һәм үстерүгә, гражданлык тынычлыгын һәм милләтара татулыкны тәэмин итүгә ярдәм итте. Моннан тыш, Төп закон демократияне ныгыту, республиканы социаль-икътисадый үстерү, Россия Федерациясе халыкларының федерализм принципларында тарихи бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудырды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Конституциясе катлаулы тарихи шартларда барлыкка килде. «Җәмгыятьнең икътисадый һәм сәяси корылышындагы җитди үзгәрешләрне законнар белән беркетү зарурияте килеп туды. Кызганычка каршы, дәүләт хакимиятенең иң югары органнарының эшчәнлеге 90 нчы еллар башында үсә барган каршылыклар аркасында төрле яктан тоткарланды, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Россиянең яңа Конституциясе булмаган бу шартларда закон чыгару инициативасын федерациянең аерым субъектлары, шул исәптән безнең республика, үз өстенә алды».
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республика Конституциясен кабул итәр алдыннан зур әзерлек эше башкарылды. Республика парламенты карары белән төзелгән Конституция комиссиясе ике елдан артык эшләде. Конституцион корылышның бөтендөнья модельләре һәм практикалары тәҗрибәсе өйрәнелде.
Рөстәм Миңнеханов игътибар иткәнчә, граждан һәм милләтара тынычлыкның һәм татулыкның хокук гарантияләрен булдыру, турыдан-туры эш итүче закон акты булдырырга омтылу – Татарстан Конституциясе эчтәлегенең төп алымнарына әверелде.
«Әлеге Конституциянең фундаменталь постулаты Татарстан Республикасының күп милләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын белдерү булды.
Конституциянең татарстанлыларның күп өлеше сөйләшүче татар һәм рус телләренә дәүләт стаусы бирү турындагы нигезләмәсе иҗтимагый консенсусны чагылдырды. «Бүген барган бәхәсләр янәдән бу теманың четреклелеген күрсәтә. Дистәләгән еллар буена милли мәгарифтә уңышлар белән бергә беркадәр проблемлар да җыелган. Ышанам, без дәүләт телләрен һәм туган телләрне өйрәнү һәм файдалану буенча барлыкка килгән мәсьәләләрне Конституция нормалары нигезендә оптималь хәл итәрбез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан башкаласында "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә «Россия – минем тарих. Татарстан Республикасы» мультимедия тарихи паркы тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Рус православ чиркәве патриархының мәдәният буенча советы рәисе, епископ Тихон (Шевкунов), Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында белдергәнчә, «Россия – минем тарих» тарихи паркы филиалы ачылу - республика өчен әһәмиятле вакыйга. Шундый ук музей комплекслары Россиянең башка төбәкләрендә дә ачылды һәм җәмгыятьтә танылды, диде ул.
"Ватаның тарихын белү, аны ихтирам итү - кешенең белем дәрәҗәсем, аның ватапәрвәрлеген күрсәтә. Музей экспозициясе ишеген ачкан һәр кеше безнең искиткеч тарихлы бөек илдә яшәгәнебездә инаначак.Проектның төп уңай сыйфаты - Россия тарихы һәм аның составындагы республикалар, край һәм өлкәләр тарихлары бердәм һәм өзелмәс булуын күрсәтүе", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тарихи күргәзмә, беренче чиратта, үсеп килүче буыннарга ясалган: "Ышанам, әлеге уникаль проект Татарстан һәм Россия тарихына игътибарлы булган кешеләрне тартып тору урыны, шәһәр һәм республикадагы мәгариф һәм патриотлыкка багышланган зур чаралар урыны, яшьләр өчен ял итү һәм аралашу урыны булачак".
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов биенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышында катнашты.
Сессиядә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Көн тәртибенә 34 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 13 республика законы проекты һәм 14 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару органнарының 2 закон чыгару инициативасы.