Икътисадый үсеш министрлыгында иң яхшы махсус икътисад зоналарын атадылар

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Икътисадый үсеш министрлыгында махсус икътисад зоналарының (МИЗ) инвестиция ягыннан кызыклы булу рейтингы күрсәтелде. Экспертлар сәнәгый-җитештерү һәм техник-гамәлгә кертү тибындагы иң яхшы зоналарны билгеләде.

Рейтинг лидеры булып "Дубна" МИЗ танылды. Икенче урында – "Алабуга" МИЗ (Татарстан Республикасы), өченчедә – "Липецк" МИЗ. Лидерларның беренче бишлеген "Санкт-Петербург" МИЗ һәм "Иннополис" МИЗ (Татарстан Респуликасы) йомгаклый.

Махсус икътисад зоналары буенча бизнес-навигатор инвесторга бирелә торган ташламаларны һәм иң кулай мәйданны сайларга булышачак. Аны Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе әзерләгән. Җыентыкта сәнәгый-җитештерү һәм техник-гамәлгә кертү тибындагы барлык махсус икътисад зоналары турында актуаль мәгълүмат тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International