Икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов "Сәнәгый Россия 4.0. Санлы икътисад юлында" конференциясендә катнашты

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе II "Сәнәгый Россия 4.0. Санлы икътисад юлында" гамәли конференциясен уздырды.

Конференциянең максаты Россия сәнәгатенең алдан баручы территориаль-тармак үсешенә һәм "санлы икътисад" дәверендә аның көндәшлеккә сәләтле булуын тәэмин итүгә алымнар эшләүдән гыйбарәт иде.

Конференциядә федераль бюджет акчасы хисабыннан төзелгән сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисад зоналарының инфраструктура объектларын тулысынча эшләтүне тәэмин итү һәм өстенлекле мәйданчыклар сыйфатында күрсәтелгән махсус икътисад зоналары территорияләрендә җитештерү куәтләрен локальләштерү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы булды.

"Сәнәгый Россия 4.0. Санлы икътисад юлында" конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International