Рөстәм Сибгатуллин Актаныш муниципаль районының кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән очрашты

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Бүген Актаныш авылында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин Актаныш муниципаль районының кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән "түгәрәк өстәл" форматында очрашты. Киңәшмәне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фаттахов алып барды. Киңәшмәдә район икътисады үсешендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышынды, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын борчыган проблемалар анализланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International