Бүген брифингта Татарстанда Бөтендөнья эшкуарлык атналыгын үткәрү турында сөйләделәр

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру, үз эшеңне башларга һәм үстерергә мөмкинлек бирә торган идеяләр һәм белемнәр белән алмашу. Болар барысы да Эшкуарлык атналыгы кысаларында Татарстан бизнесменнарын көтә. Чаралар үткәрүнең төп мәйданчыгы Петербург урамы, 28нче йорт адресы буенча урнашкан Эшкуар йорты булачак. Анда "Хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтү" программасы, "Кече, урта бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" илкүләм проекты турында фикер алышу өчен эшкуарлар белән очрашулар планлаштырылган, СММ, биржа сәүдәсе, маркетинг нигезләре, шәригать кануннары нигезендә шартнамәләр төзү һәм үтәү буенча семинарлар узачак. Бу хакта "Татар-информ" МАда узган брифингта ТР Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды җитәкчесе Айдар Салихов сөйләде.  

13 ноябрьдә эшкуарларга дәүләтнең ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү максатында "Ачык ишекләр көне" узачак. Бу көнне Эшкуар йорты иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр эшләячәк. Анда укыту чараларында булырга, республиканың Икътисад министрлыгы җитәкчелеге һәм ярдәм инфраструктурасы җитәкчеләре белән аралашырга мөмкин булачак.

Бөтендөнья эшкуарлык атналыгы кысаларында планлаштырылган чаралар һәм Эшкуар йортының Ачык ишекләр көне турында тулырак мәгълүмат белән  http://fpprt.ru/ сайтында яки 222-90-60 телефоны аша таныша аласыз.

Бүген Татарстанда 170 меңгә якын кече һәм урта эшкуарлык субъекты исәпләнә. Эшкуарларның иң зур саны күпләп һәм ваклап сату өлкәсендә, эшкәртүче производстволарда, авыл хуҗалыгында, төзелештә һәм транспортировка, саклау өлкәсендә теркәлгән.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International