2018 елның 15 ноябреннән 30ына кадәр Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларыннан, "Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында" 2014 елның 27 августындагы 616 санлы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, заявкалар кабул итү игълан ителә.
Заявкаларны «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге» түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55нче йорт, 125 каб, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә территориаль вәкиллекләр.
Конкурска заявкалар кабул итү вакыты:
дүшәмбе-пәнҗешәмбе - 9.00дан 18.00гә кадәр
җомга - 9.00дан 17.00гә кадәр.