2020 елның 31 декабренә кадәр кече һәм урта бизнес өчен күзәтчелек каникуллары озайтылды

2018 елның 29 декабре, шимбә

Кече һәм урта бизнес өчен күзәтчелек каникуллары тагын ике ел гамәлдә булачак. Яңалыклар "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" федераль законга һәм "Су белән тәэмин итү һәм су агызу турында" федераль законның 35 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 25 декабрендәге 480-ФЗ номерлы федераль законда чагылдырылган, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган. Документ нигезендә бизнеска карата контроль-күзәтчелек чаралары 2020 елның 31 декабренә кадәр уздырылмаячак. Планлы тикшерүләр генә искәрмә булачак, алар түбәндәге очракларда уздырылачак, әгәр:

- дәүләт контроле кысаларында куркынычлылык категорияләре, куркынычлылык класслары (категорияләре) билгеләнгән булса;

- эшчәнлек сәламәтлек саклауга, белем бирүгә, социаль өлкәгә, җылы белән тәэмин итүгә, электр энергетикасына, энергияне саклауга бәйле булса;

- алдагы 3 ел дәвамында җитди хокук бозулар кылынган булса;

- эшчәнлекнең лицензияләнә торган төрләре турында сүз барса;

- планлы тикшерүләр аудитор оешмалары эшен тикшереп тору кысаларында, федераль дәүләт пробир күзәтчелеге, радиация куркынычсызлыгына, дәүләт серен яклауга, атом энергиясеннән файдалануга дәүләт күзәтчелеге кысаларында уздырылса.

Шулай ук су белән тәэмин итү һәм су агызу өлкәсендә тарифларны федераль дәүләт контролендә тоту кысаларындагы планлы тикшерүләр дә гамәлдән чыгарылды. Мәҗбүри планлы тикшерүләр фәкать төбәк дәүләт контроле кысаларында гына сакланачак.
 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International