Мәскәүдә "Россия һәм дөнья: үсешнең илкүләм максатлары һәм глобаль трендлар" темасына Х-нчы юбилейлы Гайдар форумы-2019 узачак

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Иртәгә Мәскәүдә өч көнлек "Россия һәм дөнья: үсешнең илкүләм максатлары һәм глобаль трендлар" темасына Х-нчы юбилейлы Гайдар форумы-2019 эшли башлый. Ел саен әлеге чара теориячеләрне һәм практикларны, әйдәп баручы дөнья галимнәрен һәм сәясәтчеләрне, финанс даирәләрендәге һәм глобаль бизнес-элита вәкилләрен, үзләренең алдынгы казанышлары белән төбәкләрнең һәм дәүләтләрнең социаль-икътисадый үсешенә йогынты ясый торган кешеләрне берләштерә.

Чит илдән килгән кунаклар өчен Форум Россиянең социаль-икътисадый һәм сәяси үсешендәге төп тенденцияләр, бизнес-тирәлек һәм инвестицион климат торышы турында әһәмиятле мәгълүмат чыганагы булып тора. Үзебезнең ил экспертлары өчен анда катнашу Россиянең алга таба икътисадый үсешендәге һәм аны дөнья икътисадына кертеп җибәрүнең перспективаларын билгеләргә булышачак.

Гайдар форумы төрле дәрәҗәдәге һәм төрле зурлыктагы чараларны уздыру өчен даими эшләп торучы мәйданчык булып хезмәт итә: пленар сессияләр һәм экспертларның түгәрәк өстәлләре, панель дискуссияләр һәм дебатлар.

Форумның әһәмиятле үзенчәлекләренең берсе аның эшенә дискуссиядә катнашучылар сыйфатында яшь галимнәрне актив җәлеп итүдән гыйбарәт.

Форум сессиясе хәзергелекнең аеруча җитди торучы проблемаларына багышланган, Россиянең дөньядагы торышын һәм стратегик ролен аңлауга бәйле темаларга зур әһәмият бирелә. Вакыт узу белән Форум киләсе елларда Россиянең социаль-икътисадый сәясәте турында фикер алышына һәм бу хәл тәнкыйди аңлауга дучар ителә торган урынга әверелде.

Форум максатлары:

Дөньядагы әйдәп баручы галимнәрне һәм практикларны социаль-икътисадый һәм сәяси проблемалар турында бергәләшеп фикер алышуга җәлеп итү;

Төп сәяси һәм социаль-икътисадый мәсьәләләр буенча экспертларның өзлексез диалогта булуын саклау;

Милли һәм глобаль икътисадның һәм сәясәтнең төп трендларын һәм әһәмиятле вакыйгаларын чагылдыру;

Илкүләм икътисадны үстерү буенча стратегик тәкъдимнәр һәм киңәшләр эшләү;

Дөньяның интеллектуаль картасында Россиянең урынын һәм иң югары дәрәҗәдә глобаль икътисадый дискуссия үзәге буларак әһәмиятле статусын беркетү.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International