Алексей Улюкаевка Татарстан Республикасының инновацион проектларын тәкъдир иттеләр
2013 елның 7 сентябре, шимбә
Бүген Казанда Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаевка Россия инновацион регионнары ассоциациясенең Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча киңәшмәсендә кайбер инновацион проектларны тәкъдир иттеләр.
Киңәшмә Казанда ИТ-парк конференц-залында узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт ШаҺиәхмәтов, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
“Иннополис” инновацион проекты төзелеше турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде. Әлеге ИТ-проект регионның һәм тулаем илнең икътисадын үстерү буенча яңа нокта булачак, диде ул. Исегезгә төшерәбез, “Иннополис” махсус икътисадый зонасы булдыру турындагы карарга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе тарафыннан 2012 елның ноябрендә имза салынды. Роман Шәйхетдинов проектның максатлары һәм бурычлары турында җентекләп сөйләде. 2014 елда беренче чираттагы объектларны тапшырырга планлаштырабыз, диде. планируем сдать объекты первой очереди строительства.