Җәмгыятьнең мөһим секторы

2013 елның 7 сентябре, шимбә
 

ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева коммерцияле булмаган оешмаларның әһәмиятен әнә шулай бәя­ли.


Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фо­мин сүзләренә караганда, бу суммага РФ Президенты, рес­публиканың Хез­мәт, эш белән тәэ­мин итү һәм социаль як­лау, Икътисад министрлык­ла­ры­ның грантлары да кер­телгән.
Бүген унсигез проект Россия Президенты грантын откан инде. Аларга федераль бюджеттан 26 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Сәрия Сираҗиева быел әлеге грантны отуда катнашучы проектлар санының артуын да билгеләп үтте. “Моннан ике ел элек кенә әлеге проектлар Рос­сиянең барлык төбәк­лә­рендә дә тормышка ашырылмый иде. Шуңа күрә 2011 елда үткәрелгән бәйгедә илнең егерме төбәге генә катнашты. Быелгы конкурс исә катнашучыларны Россиянең барлык төбәкләреннән җый­ды”, – ди икътисад министры урынбасары. Нәтиҗәдә федераль бюджеттан бирелгән 630 миллион сумны илнең 49 төбәге үзара бүлешә. 


“Социаль юнәлешле әлеге оешмаларга республиканың Икътисад министрлыгыннан – 25 миллион сум, Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан 10 миллион сумлык грант биреләчәк”, – дип белдерде Анатолий Фомин.


Соңгысын алу өчен, оешмаларга шактый тырышырга туры киләчәк. “Иҗтимагый үзидарә һәм гражданлык җәм­гыяте институтлары үсе­ше, гражданнарның хокукларын яклау”, “Белем бирү, яшь­ләрдә әхлакый сыйфатлар тәрбия­ләү”, “Мәдәният һәм сәнгать, милләт һәм конфессияара мө­нәсәбәтләрне ныгыту”, “Гаилә, бала һәм сәла­мәтлекне сак­лау, өлкән яшь­тәге гражданнарга һәм инвалидларга яр­дәм итү”, “Сәла­мәтлек саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау”, “Экология һәм әй­ләнә-тирә мохитне саклау”, “Фи­зик культура һәм спорт” кебек җиде номинациядә үткәрелүче грант бәйгесендә катнашу өчен гаризалар 10 сентябрь­дән 14 октябрьгә ка­дәр кабул ителәчәк. Кон­курс­ның кагый­дәләре, анда катнашу тәртибе турында тулырак мәгълүмат­ны респуб­ликаның Министрлар Кабинеты һәм Икътисад министрлыгы сайтларында табарга мөм­кин.


Бәйге тәмамлангач, җиңү­че оешмалар белән респуб­ликаның Икътисад министр­лыгы арасында килешү төзе­ләчәк. Грант нигезендә би­релгән субсидияләр тиешле максатларда тотылмаса, ул акча бюджетка кире кайтарылырга тиеш. “Бу проектларны тормышка ашыру өчен бүлеп бирелгән субсидияләр бүген актуаль булган социаль проблемаларны чишәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез”, – ди Сәрия Си­ра­җиева.


Министрлар Кабинетында моңа ачык мисаллар да китерәләр. Әйтик, респуб­ли­каның Иҗтимагый палатасына йөккә узган яшь кыз ба­ланың аборт ясатырга җы­енуы турында мәгълүмат килеп иреште, ди. Бу очракта эшкә шушы юнәлештә эш­ләүче коммерцияле булмаган оешма алына. Кыз бала социаль ку­накханәгә урнаштырыла, бушлай яши, ял итә, профилактик чаралар үтә. Нәтиҗәдә, кыз баланың да, аның сабыеның да гомерен саклап кына калмыйча, аңа эшкә урнашырга да ярдәм итәләр. 
Социаль юнәлешле оешмалар мөмкинлекләре чик­лән­гән кешеләргә дә ярдәм итә­чәк. Әлеге төркем вәкил­ләре еш кына үзләре өчен эшләп килгән дәүләт проектларыннан хәбәрдар тү­гел. Шуңа күрә аларга бушлай юридик хезмәт күр­сә­телә­чәк.


Министрлар Кабинетында грант конкурсы нәти­җә­сендә республикадагы социаль юнә­лешле коммерцияле булмаган оешмаларның саны артыр дип тә өметләнәләр. Бүген Татарстанда барлыгы 332 шундый оешма бар дип исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International