Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Җинаятьчеллекне кисәтү – парламент комитеты контролендә
2013 елның 11 октябре, җомга
11 октябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды. Анда якын киләчәктәге өч елга республика бюджеты проеты һәм хокук бозуларны кисәтү буенча кабул ителгән закон актларының үтәлеше турында сорау каралды.
Республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы белән депутатларны ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, тулаем бөтендөнья икътисады кичерә торган кыенлыклар аркасында ил икътисадының үсеш темплары да тискәре йогынтыга дучар булачак. Министр, проектка бюджетның чыгымнар өлешен арттыруга китерә торган тәкъдимнәр керткәндә, сак һәм реалистик булырга чакырды.
ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова 2014 елга һәм якын киләчәккә республика бюджеты проектын тәкъдим итте. Документ буенча, 2014 елда Татарстан бюджетының керем өлеше 148,7 млрд сум, чыгымнары 144,9 млрд сум тәшкил итә. Шулай итеп, еллык бюджет дефициты 5,4 млрд сум күләмендә планлаштырыла. Алла Анфимова Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга конкрет тукталды.
Аннары “2014 елга һәм 2015-2016 еллар план чорына ТР бюджеты” турында ТР законы проекты карап тикшерелде. Фикер алышуларга йомгак ясап, комитет рәисе Шакир Яһудин документны хупларга тәкъдим итте. Утырышта катнашкан депутатлар закон проектны беренче укылышта кабул итәр өчен Дәүләт Советына кертү турында карар кылдылар.
ТР Эчке эшләр министрлыгының участок полиция уполномоченныйлары һәм балиг булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрнең эшчәнлеген оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Лариса Осипова “ТРда хокук бозуларны кисәтү турында” ТР Законы үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан парламенты кабул иткән законнар һәм республиканың башка хокукый-норматив актлары бу юнәлештә эшне нәтиҗәле һәм үз вакытында башкарырга мөмкинлек бирә.”Нәтиҗәләр бар, - дип өстәде ул. – Һәм алар булачак та. Бары тик максатчан эшләргә генә кирәк. Полициядә исәпкә куелган һәр кеше белән даими рәвештә конкрет эш алып барырга”.
Бу сорау буенча кабул ителгән карар белән комитет республика хөкүмәтенә мәктәпләрдә өстәмә рәвештә психологлар штатлары куертергә һәм аларның эш урыннарын җиһазларга тәкъдим итә.
Ике закон проектын комитет, беренче һәм өченче укылышта кабул итү өчен, Дәүләт Советына кертергә карар кылды:
- “ТРда гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” ТР Законының 12 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”;
- “ТР Иҗтимагый палатасы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында”.
Утырыш эшендә ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, министрлыклар, җәмәгать оешмалары һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстанда Сибур предприятиеләре җитештерү күрсәткечләрен 11 гә арттырды%
2026 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда Сибур предприятиеләре - “Нижнекамскнефтехим” һәм “Казаньоргсинтез” җитештерү күрсәткечләрен 11% ка арттырдылар. Алар барлыгы 1,11 млн тонна товар продукциясе җитештергән, 2025 елның 1 кварталында - 1,0 млн тонна.
Татарстан халкы “Халык сайлавы” номинациясендә җиңүчене сайлаячак
ТР МСБ предприятиеләре ассоциациясе “Татар-информ” белән берлектә 2025 ел нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләрендә эшмәкәрләрнең иң яхшы иҗтимагый/координацион советы өчен тавыш бирүне башлап җибәрә.
Татарстанда Татарстан Республикасының тотрыклы икътисади үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.
21
май, 2026 ел
“Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумы өчен инициативалар җыю башланды
2026 елның июлендә Түбән Новгородта узачак “Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумына әзерлек башланды. Катнашучыларның иң яхшы инициативаларын Рәсәй Президентына тәкъдим итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз