Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов чираттан тыш Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышын уздырды
2013 елның 14 октябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттан тыш Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышын уздырды.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Совтеы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Иминлек Советы Секретаре Валерий Власов, ТР Иминлек Советы әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, тикшерү-күзәтчелек органнары, ТКХ һәм энергетика объектлары, балалар өчен социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.
Көндәлек тәртиптә ике мәсьәлә булды - республика торак-коммуналь хуҗалыкларының 2013/2014 елларның көз-кыш сезонына әзерлек нәтиҗәләре; социаль хезмәт күрсәтүнең балалар учреждениеләрендә халыкның санитария-эпидемиология иминлеге өлкәсендә законнар таләпләрен үтәү.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык халык тарафыннан каты тәнкыйтьләнә торган өлкә икәнен билгеләп үтте. «Мин кат-кат әйткәнем бар, без иң күп тәнкыйтьне ТКХ эше буенча ишетәбез, - дип әйтте ул. - Кешеләр күрсәтелгән хезмәтнең түбән сыйфатлы булуы белән, еш кына торак фонды белән начар идарә итү белән һәм, бигрәк тә, тарифлар сәясәте белән кәнәгатьсез булалар. Коммуналь инфраструктурага килгәндә, биредә күп эшлисе бар әле һәм без тәнкыйтькә дучар булачакбыз".
ТР Президенты сүзеләре буенча, республиканың башкарма хакимият органнары һәм ТКХ оешмалары көз-кыш сезонына әзерләнү эшен башкара алдылар. зур эш эшләнде, энергетика объетклары, торак фонды, социаль өлкә объектлары, котельня һәм коммуналь инфраструктура әзерләнде. Әмма бөтен муниципаль районнарда да ягулык сезонын вакытында башлап җибәрә алмадылар.
Рөстәм Миңнеханов җылылык 210 балалар бакчасында, 251 мәктәптә, 404 сәламәтлек саклау учрежедниеләрендә, 6 меңнән артык күп фатыйрлы йортта вакытында бирелмәгәнен искәртте. Биек тау, Югары ослан, Мөслим һәм Чистай муниципаль районнары борчуга салдылар. Әлеге вакытта анда җылылык бирү эшләре тәмамланган.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР территорияләр белән эш итү идарәсе начальнигы Илнур Гарипов киңрәк нотык белән чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов, гомумән муниципаль берәмлекләр көз-кыш сезонына яхшы әзерләнсә дә, кайбер районнар башлыклары әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнмәгән. «Ягулык сезонына әзерләнү - локаль мәсьәлә ул, - дип әйтте ул, - сезнең район халкы җылылыксыз калды, бу сез эшләп бетермәгән».
Социаль өлкәсе эшен тәэмин итү – хакимиятнең иң зур бурычы, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, сырхауханәләрдә һәрвакыт су, җылылык булырга тиеш, бар нәрсә дә эшләргә тиеш, әмма кайбер җитәкчеләр моны үз эшләре дип санамыйлар.
Утырышның икенче мәсьәләсе буенча фикер алышуга акылга зәгыйфь балалар өчен, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ведомствосындагы Дәрвишләр балалар интернат йортында кискен эчәк инфекциясе көчәю сәбәп булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, быелның 25 сентябреннән алып 6 октябренә кадәр республика клиник инфекцион сырхауханәсенә шушы интернаттан 34 бала кергән. 26 балага “дизентерия” диагнозы куелган. Тикшерүләр барышында интернатта санитария-эпидемиология имнлеге турындагы законнарны бозулар ачыкланган. Барлык закон бозулар интернатта эчәк инфекциясе таралуга китергән.
Әлеге мәсьәлә буенча нотык белән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыгыш ясады.
“Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтүнең стационар балалар учреждениеләрендә балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозу турында”гы нотыгында ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина бу мәсьәләгә җентекләп тукталды. Аерым алганда, Гүзәл Удачина хәбәр иткәнчә, республикада социаль приютларны һәм социаль-реабилитация үзәкләрен тикшерү башланды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, балалар социаль учреждениеләре – аеруча зур игътибар бирергә тиешле объектлар. Бу балалар йортларында алар өчен нормаль шартлар, нормаль мохит тудырырга кирәк, дип белдерде ул.
Татарстан Президенты бу җитди мәсьәләгә депутат корпусын, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасын, иганәчеләрне җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Социаль өлкә учреждениеләренең штат расписаниесен тәртипкә салу һәм персонал санын нормативларга туры китерүне тәэмин итү мәсьәләсенә килгәндә исә, бу мәсьәлә һичшиксез хәл ителергә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов, кадрлар мәсьәләсен дәхәл итәргә кирәк. “Эштә вак-төякләр булмый ул, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа күрә буталчыклык башлана да инде эштә”.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, беренче чиратта балаларны тәрбия кылу өчен тиешле шартлар тудыру зарур, акылга зәгыйфь балалар өчен Дәрвишләр балалар интернат йортында эштәге җитешсезлекләрне бетерергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының чираттан тыш утырышы карарын 10 көн эчендә әзерләргә тиеш.
ТР Президенты Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Татарстан экспортерлары эре халыкара күргәзмәдә бушлай катнаша ала
Татарстан экспортерларын 2026 елның 14-16 маенда Казанда узачак “Russia Islamic World Cooperation Expo” Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыралар.
Казанда яшь эшмәкәрләр өчен үсеш стратегияләре турында түгәрәк өстәл узачак
Беренче апрельдә Казан Эшмәкәрләр йортында “Гранттан тотрыклы бизнеска: яшь эшмәкәрләр өчен үсеш стратегияләре” темасына түгәрәк өстәл узачак.
30
март, 2026 ел
“Гадел билге” маркировкасы системасында Татарстан эшмәкәрләре саны 40% ка диярлек арткан
2025 ел нәтиҗәләре буенча "Гадел билге” товарларны цифрлы маркировкалау дәүләт системасында Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 5800 тирәсе тәшкил итте. Системаның матбугат хезмәте мәгълүматы буенча бу алдагы елның шул ук чоры күрсәткеченнән 37,6% ка югарырак.
27
март, 2026 ел
Җитештерү бизнесы продукциясен сату базарларын киңәйтү өчен, “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2 апрельдә “Казан Экспо” ХКҮдә (2 нче павильон) ягулык-энергетика комплексы белән тәэмин итүчеләр көне узачак.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз