Узган ел Татарстанның кече һәм урта бизнесы республика маркетинг үзәге ресурсларыннан якынча 280 млрд сум табыш алган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18% ка диярлек күбрәк. Эшмәкәрләр саны 4,8 меңгә җиткән.
Бүген Татарстанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә республиканың бизнес-берләшмәләре һәм иҗтимагый оешмалары белән 2026 елда Татарстан эшмәкәрләрен салым үзгәрешләренә яраклаштыруга багышланган киңәшмә узды.
Татарстанның кече һәм урта бизнесы федераль масштабтагы базарларга чыгу өчен яңа корал алды. Республика Маркетинг Үзәге (ТР РМҮ) базасында МСП.РФ цифрлы платформасының “Җитештерү кооперациясе һәм сату” махсуслаштырылган сервисы эшли, ул җирле җитештерүчеләргә бөтен Россия буенча эре сәүдә челтәрләренә һәм шәхси компанияләргә турыдан-туры чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
KIEZ бренды Татарстан Кукмарасында 2016 елда зур булмаган эшмәкәрлек проекты буларак традицион аяк киеме белән кызыксынуны яңарту һәм аны базарның заманча таләпләренә яраклаштыру максатында оештырылган. Бүгенге көндә дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә предприятие елына 10 000 пар аяк киеме саткан дәрәҗәгә чыга алды.
Казанда Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы (AAOIFI) вәкиллекле үзәген ачу тантанасында 26 декабрьдә «БДБ илләрендә партнерлык финансларын үстерүдә вәкиллекле үзәкнең роле һәм бурычлары» темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлнең модераторы булып Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.
«Эшкуар ярдәмчесе» акыллы чат-ботын эшләтеп җибәргәннән бирле эшкуарларның 6 меңнән артык соравы алынган. Куллану нәтиҗәләре буенча сервис Татарстан бизнесыннан 95% тан артык уңай бәяләмә алган.
Кичә Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Мөфтие, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинның кунак – Ислам финанслары стандартлары буенча халыкара оешманың (AAOIFI) Химаячеләр советы рәисе шәех Ибраһим бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән эшлекле очрашуы узды.
Агымдагы елның өч ае эчендә махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан эшкуарының кереме «МХО ярдәм» микрофинанс продукты кысаларында дәүләт булышлыгы ярдәмендә 150 мең сумнан 270 мең сумга кадәр арткан.
26 декабрьдә БДБ илләрендә ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасының ислам финансларын үстерү буенча AAOIFI беренче вәкиллеге үзәге ачылды.
14 декабрьгә кадәр Татарстан эшкуарлары «Үсеш платформасы» акселерация программасына МСП.РФ цифрлы платформасы аша сайлап алуга гариза бирә алачак.