Партнерлык финанславы аша инвестицияләрнең потенциаль күләме триллион сумга җитәргә мөмкин

2026 елның 15 мае, җомга

“БДБда ислам финанслары - потенциаллар һәм чакырулар” партнерлык финанслау һәм инвестицияләр буенча AAOIFI 2 нче Халыкара конференциясендә Рәсәй Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Аксаков Рәсәйдә ислам финанслары базарының җитди потенциалын билгеләп үтте.

«Ышанам ки, партнерлык капиталы базарының бик шәп перспективалары бар, һәм якын киләчәктә партнерлык финанслау инструментлары ярдәмендә без дистәләгән миллиард доллар инвестицияләр җәлеп итә алачакбыз», — дип билгеләде ул.

Чарада сәламләү сүзе белән AAOIFI (Бәхрәйн) Попечительләр советы рәисе шейх Ибраһим бин Хәлифә Әл Хәлифә, Саклык банкының өлкән вице-президенты Олег Ганиев, РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары Николай Журавлев һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.

Аның Галиҗәнапләре шәех Ибраһим бин Хәлифә Әл Хәлифә билгеләп үткәнчә, Татарстан Рәсәй Федерациясе һәм БДБ илләре территориясендә ислам финансларын алга җибәрү ягыннан алдынгы төбәк булып тора.

“Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм бу мәсьәләләрдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Без Рәсәй һәм БДБ илләре территориясендә ислам финанславын үстерү мәсьәләләрендә ярдәм итәргә тулысынча әзер”, - дип белдерде спикер.

Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, Ислам финанс учреждениеләренең бухгалтерлык хисабы һәм аудиты буенча оешма (AAOIFI) Рәсәй Федерациясенә һәм БДБ илләренә ислам финанслары базарын үстерүдә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сәламләү сүзендә стратегик темаларның берсенә - БДБ илләрендә ислам финансларын үстерү перспективаларына багышланган сессиянең мөһимлеген ассызыклады.

Министр аерым продуктлардан партнерлык капиталының тулы базарын булдыруга күчүне билгеләп үтте.

“Илдә беренче тапкыр цифрлы ислам финанс инструментлары - Ислам факторингы, Проектлы финанслау, шулай ук ВЭБ.РФ, Газпромбанк һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте катнашында беренче инфраструктур сукук гамәлгә ашырыла”, - дип ассызыклады министр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов белдергәнчә, республикада проектны Рәсәй капиталы базарының озак сроклы инвестицияләргә һәм халыкара партнерлыкка юнәлдерелгән яңа сегментын формалаштыруның нигезе итеп карыйлар.

Шулай ук, Анатолий Аксаков сүзләренчә, өч ел дәвамында Рәсәйнең дүрт төбәгендә - Татарстан, Башкортостан, Чечня һәм Дагыстанда - проектларны партнерлык финанслау инструментлары буенча җәлеп ителгән акчалар күләме дистәләгән миллиард сум тәшкил итә. Ул билгеләп үткәнчә, булган потенциалны гамәлгә ашыруга, аерым алганда, гражданнарның күпчелегенең партнерлык финанслау инструментларының инвестицияләр кертү өчен нинди мөмкинлекләр ачуын белмәве комачаулый.

Николай Журавлев Федерация Советы исеменнән Рәсәйдә партнерлык финанславын (ислам банкингын) үстерүгә, шул исәптән закон инициативалары аша ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

“Рәсәйне ислам финансларының глобаль архитектурасына планлы рәвештә кертү стратегик әһәмияткә ия. Федерация Советы әлеге процессны законнар белән озата баруын дәвам итәчәк. Финанслар реаль проектларга эшләргә һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгытырга тиеш”, - дип билгеләде спикер.

“Рәсәй - Ислам дөньясы: КазаньФорум” халыкара икътисадый форумы Казанда 2026 елның 12-17 маенда уздырыла. Рәсәй Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы нигезендә Форум 2023 елда федераль статуска ия булды һәм Рәсәй һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы хезмәттәшлекнең төп мәйданчыгына әверелде.

2026 елгы КазаньФорумга дөньяның 103 иленнән вәкилләр теркәлде.

2026 елгы форумның эшлекле программасына 21 трек буенча 149 чара кертелгән.

2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын йөртә.

Чараны әзерләү һәм үткәрү буенча оператор булып Росконгресс фонды тора, операторның Башкарма дирекциясе булып “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International