Россиянең әйдәп баручы бизнес-спикерларының берсе - Глеб Архангельскийның «Көчле карарлар: катлаулы заманнарда бизнесны ничек саклап калырга һәм арттырырга» дигән темага яңа бизнес-семинары 2016 елның 29 ноябрендә үткәрелә. Семинар Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыгы кластерлы үсешенең Кама үзәге, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән «Яр Чаллы – Россия бизнес мәгарифе үзәге» шәһәр проекты кысаларында уздырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Фәнни-техник сферада предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды» ФДУПнең «Коммерцияләштерү» конкурсының башлануын игълан итүе турындагы хәбәрне җиткерә. Конкурс кысаларында НИОКР стадиясен тәмамлаган һәм инновацияле продукция җитештерүен ачарга яисә булганын киңәйтергә ниятләгән проектларны сайлап алу планлаштырыла.
Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтәгә ирешү максатларында, 2013 елдан башлап, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы белән төзелгән «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына даими мониторинг үткәрелә.
Бүген гражданнар gosuslugi.ru Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәтләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта федераль порталга шәхси мәгълүматларны ышанычлы саклау таләп ителгән хезмәтләр сорап гариза тапшырганда, үзеңнең исәпкә куелуың турында язманы расларга кирәк. Исәпкә куелу язмаңны раслау өчен, республика гражданнары «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муницпаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» ДБУ филиалларына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әлеге филиаллар һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында бар. Үзегез белән шәхесне таныклаучы документ һәм СНИЛС булуы шарт.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2016 елның 28 октябрендәге 3836нчы Боерыгына ярашлы рәвештә, «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы индустриаль (сәнәгать) паркларга һәм индустриаль (сәнәгать) паркларның идарәче компанияләренә карата куелган таләпләргә туры килүче индустриаль (сәнәгать) парклар һәм индустриаль (сәнәгать) паркларның идарәче компанияләре реестрына кертелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШ на эш сәфәре кысаларында 500 Startups бизнес-инкубаторы җитәкчелеге белән очрашты. Эшкуар Дэйв Макклюр нигез салган 500 Startups бизнес-инкубаторы - халыкара венчур фондлары арасында иң атаклыларының бересе. Компаниядә илнең 20 илендә 150 кеше эшли.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өч көнлек (2016 елның 9-11 ноябре) эш сәфәре белән Америка Кушма Штатларында вакытта Калифорниянең Кремний үзәнендәге Google – Googleplex компаниясе кампусында компания җитәкчелеге белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШка эш сәфәре кысаларында Advenira Enterprises, Inc. компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Саннивэйл шәһәрендә (Калифорния) компания офисында узды.
Бүгенгә Advenira Enterprises компаниясенең сыеклыклардан нәзек пленкалы нанокомпозит япмалар кертү өчен югары технологиясе бар.
2016 елның 1 ноябреннән Биржа мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды (ДТФ) объектларында төзелеш (субподряд) эшләрен башкару максатында сатып алуларда катнашу өчен алдан сайлап алу процедурасын үтү мөмкинлеге ачылды.
Кадерле коллегалар!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Икътисадчылар көне белән котлыйм!