Ярдәм фонды «Коммерцияләштерү» конкурсына гаризалар җыюны дәвам итә

2016 елның 11 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Фәнни-техник сферада предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды» ФДУПнең  «Коммерцияләштерү» конкурсының башлануын игълан итүе  турындагы хәбәрне җиткерә. Конкурс кысаларында НИОКР стадиясен тәмамлаган һәм инновацияле продукция җитештерүен ачарга яисә булганын киңәйтергә ниятләгән проектларны сайлап алу планлаштырыла.

Гаризалар 2016 елның  20 декабренә кадәр  Фонд-М автоматлаштырылган системасы аша түбәндәге адрес буенча кабул ителә: http://online.fasie.ru.

Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны www.fasie.ru, сайтында табарга, һәм шулай ук (843) 526-94-56 телефон номеры буенча шалтыратып белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International