2025 елның 6 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының үзмәшгуль гражданнарыннан 223-ФЗ буенча эре дәүләт компанияләренең сатып алулары суммар күләме 67 млн.сумнан артып киткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 98% ка күбрәк.
Дәүләт компанияләре белән төзелгән килешүләр саны 10% тан күбрәк булып, 100 контракттан артып китә. Чагыштыру өчен, узган елның шушы ук чорында 34 млн.сумга якын 90 контракт төзелгән.
Дәүләт компанияләренең Россия буенча үзмәшгульләрдән сатып алуларының суммар күләме агымдагы елның 6 ае нәтиҗәләре буенча 9,3 млрд.сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 83% ка артыграк. Үзмәшгуль-дәүләт заказчылары белән тәэмин итүчеләр саны 5% ка диярлек арткан һәм 5,6 меңгә якынлашкан.
Икътисад министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан үзмәшгуль гражданнар саны буенча илнең ТОП-5 регионына керә. Сатып алу эшчәнлегенә җәлеп ителгән һөнәри керемгә түләүчеләр саны тәэмин итүчеләргә карата үтә күренмәле һәм гади таләпләр, сатып алу процедураларында катнашуның гадиләштерелгән рәвеше һәм электрон мәйданчыкларга керү аркасында арта.
Исегезгә төшерәбез, ел башыннан алып 2025 елның гыйнварыннан июленә кадәр республикада һөнәри керемгә салым кулланучы гражданнар саны 13% ка диярлек артты һәм 400 мең кешедән артып китте.
Махсус салым режимы эшли башлаганнан бирле, Татарстан үзмәшгульләре тарафыннан 146 млн. чектан артык эш башкарылган, 240 млрд. сумга якын суммар керем алынган, ә түләнгән салымнарның гомуми суммасы 8,8 млрд. сум тәшкил иткән.
Татарстанда үзмәшгульләр арасында ремонт һәм төзелеш, транспорт һәм мәгълүмат хезмәтләре, шулай ук үзләре җитештергән продукция һәм фатирларны арендалау аеруча популяр юнәлешләр булып тора.