ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2024 ел
җомга

22 июльдә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә (КФУ) Татарстан Республикасының төбәк һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге» профиле буенча квалификация күтәрү программасы үткәрелде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, республика норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү буенча Экспертлар советы составына кертү өчен, экспертлар сайлап ала.

Бу хакта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан эшкуарлары «Мобиль инспектор» махсус кушымтасы ярдәмендә дистанцион рәвештә тикшерүләр уза ала.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда партнерлык финанслары өлкәсендәге нәтиҗәләргә багышланган матбугат конференциясе узды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы партнерлык финанславы буенча бүлекчә җитәкчесе Руслан Хәлиуллин партнерлык финанслары буенча эксперимент турында Федераль закон кабул ителгәннән соң килешүләр саны 2 мәртәбә артты, дип сөйләде. 2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда шәригать нормалары буенча 1225 банк килешүе төзелгән — аларның күләме 2,8 миллиард сум тәшкил иткән.


25
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеменең чираттагы утырышында муниципаль дәрәҗәдә җайга салу йогынтысын бәяләүнең сыйфатын арттыру турындагы мәсьәлә каралды.


24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Самарада экспортка ярдәм инфраструктурасының Бөтенроссия конференциясе уза, анда 2024 елның беренче яртыеллыгында Россия төбәкләре арасында экспортны яклау үзәкләре аша «Минем экспорт» дәүләт цифрлы платформасының иң актив кулланучыларын яңгыраттылар. Татарстан, Мәскәү һәм Орел өлкәләреннән компанияләр лидер булдылар.

2024 елның беренче яртыеллыгында «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесына 17 000нән артык түләүсез хезмәт күрсәтелгән. Алар барысы да онлайн форматта рәсмиләштерелгән.

Иртәгә, 25 июльдә, 14:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстанда партнерлык финанслары: беренче яртыеллык йомгаклары» темасына матбугат конференциясе узачак. Спикерлар ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре һәм партнерлык (ислам) финанслары базарында катнашучылар булачак. «Татар-информ» МА сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак.


23
июль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстаннан 300 гә якын проект «Студентлар стартабы» программасының бишенче чиратында җиңеп чыкты һәм үз инициативаларын үстерүгә 1 млн.сум акча алды. 24 июльдә 15:00 сәгатьтә программа җиңүчеләренең сорауларына багышланган туры эфир узачак. 

22.07.2024 көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә (КФУ) Татарстан Республикасы төбәк һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге» квалификация күтәрү программасы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International