Артём Здунов Чаллы халкын Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлады

2017 елның 30 августы, чәршәмбе

Республика көнен һәм Шәһәр көнен Чаллыда иртә таңнан бәйрәм итә башладылар. Шәһәр көнен һәм Республика көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда Татарстан Республикасының икътисад министры Артём Здунов, Чаллы шәһәре меры Наил Мәһдиев һ.б. катнашты. Чулман проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр мәйдан каршында "Акварель-2017" фестивале җәелгән иде, чәчәк композицияләре аның төп объектлары булды. Биредә үк үсемлекләр ярминкәсе дә узды. Мәйданга якынрак урында "Кече салачык" ("Малая деревенька") концерт мәйданы эшләде, биредә шәһәрнең иҗат коллективлары халык алдында чыгыш ясады. 

"Киләчәк төзибез", "Мәхәллә", "Паритет", "Ремжилстрой", финанс; мәгариф; сәламәтлек саклау; икътисадый үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү идарәләре һәм башка оешмалар үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр.

Төш вакыты килеп җиткәч Сидоровский паркында "Мәдәниятләр мозаикасы" интерактив фестивале башланып китте, ул "УРАМFEST" Аvto-Карнавалына күчте. Чаллы шәһәренең төп проспектлары буенча Татарстан Республикасы көне хөрмәтенә 58 "КАМАЗ"дан торучы театраль колонна узды, алар Җиңү паркында тукталды.  Колонна хәрәкәтендә актыккы пункт – мәйдан иде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов атказанган чаллылыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды һәм сәхнә аша бәйрәм кунакларын котлады. 

Татарстан Республикасының икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Чаллы халкын Республика көне белән тәбрик итте. "Бүген Татарстан Россия Федерациясендәге лидер төбәкләр исәбенә керә. Безнең тарафтан нефть химиясендә, нефть эшкәртүдә, машина төзелешендә, энергетикада, ИТ-өлкәсендә зур күләмле инвестиция проектлары тормышка ашырыла, без авыл хуҗалыгындагы казанышларны ныгытабыз һәм үстерәбез, югары технологияле яңа җитештерүләр булдырабыз", – диде ул сәламләү сүзләрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International