2017 елның гыйнвар-июль айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингы

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2017 елның гыйнвар-июль айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтинг әзерләнде.

2017 елның гыйнвар-июль айлары буенча гомуми рейтингта Казан ш. (1 урында), Әлмәт (2 урында) һәм Түбән Кама (3 урында) муниципаль районнары лидирлык позицияләрен алды.

2017 елның гыйнвар-июль айларында Әлки (+7 позиция) һәм Азнакай (+3 позиция) муниципаль районнары рейтингта урыннарын үзгәртүдә иң зур нәтиҗәләргә иреште. Бу үзгәрешләр эксплуатациягә кертелгән торак йортларның гомуми мәйданнары, төп капиталга инвестицияләр, хезмәт хакының сатып алу сәләте һәм авыл хуҗалыгындагы тулай продукциянең артуына һ.б. бәйле.

Рейтингта Яшел Үзән (-5 позиция), Аксубай (-4 позиция) һәм Балтач (-3 позиция) муниципаль районнарының урыннары начарланган. Бу үзгәрешләр төп капиталга инвестицияләрнең кимүе, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең артуы һ.б. белән аңлатыла.
 

Республика буенча уртача алганда төяп җибәрелгән продукциянең күләме халыкның җан башына исәпләгәндә 314,21 мең сум тәшкил итте, республиканың муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткечләр буенча иң югары нәтиҗәләрне Әлмәт (1739,13 мең сум), Түбән Кама (982,94 мең сум) һәм Алабуга  (742,42 мең сум) муниципаль районнары күрсәткән.

2017 елның 1 августына булган мәгълүматлар буенча, республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,63% тәшкил итте. 27 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән. Лаеш (0,22%), Актаныш (0,25%) һәм Югары Ослан (0,37%) муниципаль районнарында эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәләре теркәлгән.
 Иң югары дәрәҗәләре – Ютазы (2,01%), Баулы (1,19%) һәм Саба (1,11%) муниципаль районнарында.

2017 елның гыйнвар-июль айларында Татарстан Республикасында халыкның җан башына исәпләгәндә торакның гомуми мәйданыннан 0,340 кв. метр торак эксплуатациягә кертелде. Халыкның җан башына иң күп торак мәйданы Питрәч (3,24 кв. метр), Лаеш (1,86 кв. метр) һәм Югары Ослан (1,50 кв. метр) муниципаль районнарында кертелгән.

Рейтинг белән тулырак итеп "Территориаль үсеш" бүлегендәге "Муниципаль берәмлекләр рейтингы" бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International