Россия Минпромторгы 2017 елның 17 августындагы 2789нчы әмере белән Татарстан Республикасы төзелеш кластерының (инициаторы – «СуварДевелопмент» ЧҖШ) һәм төзелеш технологияләре һәм материалларының (инициаторы – «Ак Барс Девелопмент» ЧҖШ) сәнәгать кластерлары федераль реестрына керүен раслады.
«Россия Минпромторгы раслаган сәнәгать кластеры статусына ярашлы югары таләпләргә безнең кластерларның ярашлыгын тәэмин итү һәм документларның заявка пакетын әзерләү буенча зур эш алып барылды – дип билгеләде Кама кластер үсеше үзәге җитәкчесе Ленар Әхмәтов – бу беренче чиратта өлкә бизнес-берлеге һәм республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволарының - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бердәм эше».
Төзелеш кластерларының федераль реестрга кертелүе кластерда катнашучыларга импортны алмаштыруга юнәлтелгән кооперацион (кластер) инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга бәйле 50 процентка кадәр чыгымнарны капларга мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә Россия Минпромторгы белгечләре Татарстан Республикасының тагын 3 сәнәгать кластерын федераль реестрга кертүне карый, алар арасында Татарстан Республикасы машиналар төзелеше кластеры, Татарстан Республикасы Кама машиналар төзелеше сәнәгать кластеры һәм медицина инструментлары һәм медицина техникасы кластеры буенча заявкалар бар.
Шуны өстәргә кирәк, кластер – ул функциональ һәм территориаль элемтәләре булган һәм шулай ук эшчәнлекләрен тугандаш өлкәләргә илтүче производство предприятиеләре берләшмәсе. Кластер төзүдән килгән икътисади нәтиҗә продукция җитештерүчеләр арасында элемтәләрне ныгытуны, бердәм өстәлгән бәяне һәм продукция сыйфатын арттыруны, регион икътисадына уңай тәэсирне күздә тота. Кластер катнашучылары булып, производство компанияләреннән тыш, уку һәм фәнни учреждениеләр, сәнәгать инфраструктурасы объектлары, финанс учреждениеләре, профильле министрлыклар һәм башка кызыксынган оешмалар тора.