17сеннән 26 августка кадәр Югары Ослан районы территориясендә Студентларның белем форумы бара. Форум «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» Региональ яшьләр җәмәгать оешмасы тарафыннан оештырылган.
Анда Татарстан Республикасының район һәм шәһәрләреннән югары белем һәм һөнәри белем оешмаларыннан һәм шулай ук Идел буе федераль округыннан 1500 студент катнаша.
Форумның максаты булып яшьләрнең гражданлык позициясен активлаштыру, студентлар үзидарәсе органнары эшчәнлеге тәҗрибәсен берләштерү, тарату һәм үстерү, Татарстан Республикасы белем оешмалары сдудентлар үзидарәсен практик яклау механизмнарын эшләү тора.
Форумның икенче сменасы кысасында (2017 елның 22-26 августы) 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеше Стратегиясе чагылдырылган юнәлешләр буенча белем программасы уза.
Кичә, 25 августта, форумда катнашучылар белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин очрашты һәм республиканың социаль-икътисади үсеше, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Стретегиясе кысасында уздырылган чаралар турында сөйләде. Очрашу диалог формасында узып, анда яшь кешеләр үз фикерләрен актив белдерде һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.